Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия кинорежиссерлары гильдиясе "Сигез хатын-кыз" дип аталган III Халыкара Мәскәү кинофестивале конкурс программасында катнашу өчен гаризалар кабул итә

Конкурс Үзәк журналистлар йортында 8еннән 15 мартка кадәр үтә. Фестивальнең рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, форумның төп максаты – игътибарны хатын-кызлар проблемаларына һәм хатын-кыз режиссерлар иҗатына юнәлдерү, хатын-кызның җәмгыятьтәге ролен һәм урынын билгеләүгә ярдәм итү, хатын-кыз кинематографистлар арасында багланышлар булдыру. Конкурс программаларына Россиядә хатын-кыз режиссерлар иҗат иткән һәм 2016 елда эшләре төгәлләнгән фильмнар кертелә. Конкурска эшләр 20 февральгә кадәр кабул ителә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев