Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия кибетләрендәге азык-төлекнең яртысыннан артыгын сыйфатсыз дияргә була - Роспотребнадзор

“Россия кибетләрендәге азык-төлекнең яртысыннан артыгын сыйфатсыз дияргә була”, – дип яза “Известия” газетасы, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек (Роспотребнадзор) федераль хезмәте мәгълүматларына нигезләнеп. Россия авыл хуҗалыгы өлкәсендәге күзәтчелек органнары исемлегендә ваклап сату оешмалары юк диярлек. 2016 елда андыйлар арасында таләпләрне бозучылар бик аз булуы ачыкланган. Әмма бу ваклап сату урыннарында азык-төлек продуктларының сыйфаты тиешенчә дигән сүз түгел. Кибетләр, супермаркетлар тикшерү органнарын читләп үтәргә һәм сыйфатсыз товарларны яшерергә өйрәнде, диелә хәбәрдә. Түрәләр бу мәсьәләдә әлегә бернәрсә дә эшли алмауларын таный. Ваклап сатучылар – ритейлерлар – тикшерүнең кайчан киләсен белеп, алдан әзерлек чарасын күрә икән. Россия авыл хуҗалыгы өлкәсендәге күзәтчелек хезмәте матбугат үзәгендә, вөҗдансыз сатучыларның тикшерү көнендә сыйфаты тиешле дәрәҗәдә булмаган товарларны саклау урыннарыннан чыгарулары яисә кибетләр бөтенләй ябылуы, аннан яңа оешма булып теркәлеп, сыйфатсыз товар сатуларын җиткерделәр. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, узган ел җитештерүчеләрнең 66 проценты азык-төлекне җитештерүдә һәм саклауда санитар нормаларны бозган. Барлыгы 56 мең оешма тикшерелгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев