Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия җыелма командасы Виндзор шәһәрендәге йөзү буенча Дөнья чемпионатында 2 алтын медаль яулаган

Россия җыелма командасы Виндзор шәһәрендә уза торган Кыска суда йөзү буенча Дөнья чемпионатында 4х50 м катнаш эстафетада ирекле стильдә ике алтын медаль яулаган, дип яза RussiaToday. Россия җыелма составында Алексей Брянский, Владимир Морозов, Мария Каменева һәм Розалия Насретдинова чыгыш ясаган. “Көмеш”кә Нидерланд командасы, “бронза” медальгә Канада вәкилләре ия булган. Россия спортчылары Андрей Шабасов һәм Владимир Морозов 100 м га аркада һәм 100 м га брасс стилендә йөзүдә икенче килгән. Александр Красных ирекле стильдә 200 м лы дистанциядә өченче булган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев