Россия Ислам институтында Бөтендөнья Татар конгрессы бюросының күчмә утырышы узды

27нче октябрь Россия Ислам институтында Бөтендөнья Татар конгрессы бюросының күчмә утырышы узды. Ул Татарстанда татар телле имамнар әзерләүгә багышланган иде. Чарада Татарстан Диния назәрәте җитәкчесе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты. Бөтендөнья Татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров иҗтимагый милли эшчәнлек белән дини эшчәнлекне бергә алып бару татар милләте һәм теле өчен бары уңай нәтиҗәләр бирә. “Моннан 15 еллар элек дин белән милләт аерым иде. Мин ул чордагы вәзгыятьне яхшы хәтерлим. Хәзер без бер-беребезгә кирәклегебезне тоябыз. Бу тел мәсьәләсенә дә кагыла”, - диде ул. Татар телле имамнар әзерләүгә ныклап тотыну башка төбәкләргә дә үрнәк булачак һәм йогынты ясаячак, дигән фикердә конгресс җитәкчесе.

Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, республикада дини белем бирү бер система буенча башкарыла. Моңа кадәр Татарстанда дини белем бирү стандартлары юк иде. Хәзер дә Россиядә аның аналогы юк. Рәфыйк Мөхәммәтшин дини белем алучыларның нинди кыенлыклар белән очрашуына басым ясады. Ректор сүзләренчә, институтны тәмамлаган имамнар белемнәре булса да, эш таба алмый. Икенче кыенлык исә мәдрәсәләр белән бәйле. Беренчедән, дини белем бирү учреждениеләренә керүчеләр саны кими. Икенчедән, мәдрәсәләргә бары түбән белемле абитуриентлар гына килә. Рәфыйк Мөхәммәтшин РИИны тәмамлаган хатын-кызларның да эш таба алмау мәсьәләсен күтәрде. “Билгеле инде, хатын- кызларга дини белем алырга кирәк. Бу гаиләдә бала тәрбияләүдә мөһим. Әмма без яхшы килен әзерлибез дип, факультет ача алмыйбыз бит инде”,- диде ул. Ринат Закиров фикеренчә, мәдрәсәләргә укырга керергә килгән балаларның аз булуы - гаиләләрдә балалар саны кимү белән бәйле. Шуңа да ул татар гаиләләрендә балалар санын арттырырга кирәк, дигән фикердә. Имамнарны эш белән тәэмин итүгә килгәндә, аларга дини белемнән тыш, дөньяви белем дә бирү мөһим. Мисал өчен, имам булу өстенә, алар мәктәптә укыта алырлык яки авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә алырлык белгечләр булып чыгарга тиеш, дип саный Р.Закиров.

Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренчә, Татарстанда дини китапларга бер кайчан да кытлык булмаган. “Күптән түгел генә Хаҗдан бер китап алып кайттык. Анда Мәккә галимнәре хакында язылган. Әлеге басманың биш урынында татар галимнәре хакында искә алына. Белем алу өчен безнең китапларыбыз җитәрлек, аларны өйрәнергә кирәк. Бездәге исемлек буенча гына да 800 дәреслек бар. Бу әле гарәп телендә генә. Беренче Коръәнебез басылды, 30 меңгә якын китап бастырдык. Шуның белән горурланып, гореф-гадәтләребезгә таянып, өйрәтә алсак, горурлана алабыз”,- диде ул утырышны йомгаклап.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: