Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия ислам институтында "Ачык ишекләр көне" узачак

17 декабрьдә Россия ислам институты дини югары уку йортына укырга керү тәртипләре белән таныштыру максатыннан “Ачык ишекләр көне”н уздыра, дип хәбәр итә Татарстанның Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Әлеге чара кысаларында институт ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, кафедра җитәкчеләре, мөгаллимнәр белән очрашулар уздырыла. 2017 елда институтка керү тәртипләре аңлатылачак. Татарстандагы бердәнбер дини югары уку йорты түбәндәге юнәлешләрдә белгечләр әзерли: теология, лингвистика, икътисад,журналистика.

Россия ислам институты югары дини һәм дөньяви гыйлем бирә. Шәкертләренә өстәмә белем туплау өчен төрле юнәлештәге махсус курслар оештыра һәм укыр өчен барлык шартларны тудыра.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев