Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия ислам институты "Заманча мөселман дөньясы" дип исемләнгән халыкара фәнни журнал чыгарырга ниятли

Россия ислам институты, коммерцияле булмаган автономияле фәнни-белем бирү һәм әдәби эшчәнлеккә ярдәм итә торган "Партнер"оешмасы белән берлектә, "Заманча мөселман дөньясы" дип исемләнгән халыкара фәнни журнал чыгарырга уйлый. Журнал ислам үсешенең төрле аспектларына һәм мөселман дөньясына багышланачак. Әлеге басма битләрендә ислам теологиясе, дин тәгълиматы, тел, мәдәният һәм икътисад темасына булган макаләләр урын алачак. Шунысы мөһим, "Заманча мөселман дөньясы" журналының материалларын фәнни өземтәләрнең Россия индексы (РИНЦ) дип аталган милли мәгълүмати-аналитик системага кертәчәкләр. Россиядә фәнни тикшеренүләрдән өземтә китерү галимнәрнең яки фәнни оешмаларның эшчәнлегенә бәя бирә. Журнал елга 4 тапкыр электрон форматта чыгар дип көтелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев