Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Россия икътисады шушы айларда үсеш кичерә башлаячак" - РФ вице-премьеры Аркадий Дворкович

Россия икътисады шушы айларда үсеш алып китәргә мөмкин, дип белдерде РФ вице-премьеры Аркадий Дворкович "Россия 24" телеканалында.

Аның фикеренчә, бу инфляциянең кимүе һәм төп ставка, ставка процентларының төшүе белән аңлатыла. Бу Үзәк банк акча-кредит сәясәтенең йомшаруы, инфляциянең кимүе һәм экспорт куәтенең артуы белән бәйле, дип билгеләп үтте Дворкович.

Аркадий Дворкович сүзләренчә, кайбер өлкәләрдә Россия икътисады үсеше инде күзәтелә. Бу исә ил экспорты мөмкинлекләрен үстерүгә уңай тәэсир итәчәк.

"Кайбер секторларда үсеш шактый тотрыклы. Без әкренләп экспорт системасын җайга салачакбыз. Чималсыз экспортта инде үсеш күзәтелә", - дип билгеләп үткән вице-премьер.

Чыганак:http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев