Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия икътисади үсеш министры Төркия икътисад министры белән Казанда очрашачак

26 июльдә Казанда Россия икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев белән Төркия икътисад министры Нихат Зейбекчи сөйләшүләр үткәрәчәк, дип хәбәр итә РИА «Новости». "26 июльдә Казанда безнең министр Россия коллегасы белән очрашачак. Моннан тыш, визит кысаларында республикада ике предприятиедә булачак, анда Зейбекчи белән Татарстан Президенты яңа производство ачачак", - дип хәбәр итте массакүләм мәгълүмат чараларына Төркия икътисад министры. Бу очрашу турында элегрәк Россия икътисади үсеш министрының беренче урынбасары Алексей Лихачев Шанхайда Зейбекчи белән очрашудан соң белдердергән иде, дип искәртә агентлык. Аның сүзләренчә, Россия белән Төркия арасында сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне нормальләштерү мәсьәләләре турында фикер алышу планлаштырыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев