Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия Икътисади үсеш министрлыгы якындагы өч елда икътисад үсеше фаразлары түбән булачагын белдергән

 Яңартылган мәгълүматлар буенча киләсе елда икътисадны торгызу бик акрын барачак: ведомство бары тик 0,2 процент үсеш фаразлый. Элегрәк министрлык 0,6 процент үсеш көткән иде. Алдагы елларда да фаразлар 0,9 һәм 1,2 процент кына, дип яза «Ведомости».

Фаразлар бюджет комиссиясеннән соң үзгәргән, анда Россия Икътисади үсеш министрлыгыннан Үзәк банкның 2017 елгы максатына (4 процент) туры килүне таләп иткәннәр. Министрлыкның элеккеге фаразлары буенча инфляция бу дәрәҗәгә 2019 елда гына (4,1 процент) чыга иде, ә 2017 елда ведомство 4,9 процент көткән.

Министрлык мәгълүматлары буенча 2017 елда инфляция төшүгә Үзәк банкның катгый сәясәте, кулланучылар ихтыяҗы түбән булу һәм рубль курсы тотрыклану йогынты ясаячак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев