Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия Хөкүмәтенең элеккеге Премьер-министры, сәясәтче һәм дипломат Евгений Примаков хезмәтләренең ун томлыгы нәшер ителгән

Евгений Примаков Россия үсешенә зур өлеш керткән, шулай ук Татарстан хөкүмәте белән тыгыз элемтәдә торган шәхес буларак билгеле.

Татарстан республикасының Сәүдә-сәнәгать идарәсе рәисе Шамил Агеев Татарстан өчен Е. Примаковның роле бик зур булуын билгеләп үтте. “Аның эшчәнлеге, роле турында сүз белән генә әйтеп бетереп булмый. Ул нинди генә вазифа башкарса да, Татарстан белән бик җылы мөнәсәбәттә булды. Бездә дә аның ун томлыгы бар, аны Примаковның туган көне алдыннан, тормыш иптәше катнашында эшләргә уйлыйбыз. Бу китапта Минтимер Шәймиевнең дә истәлекләре булачак.

Примаков нефть сәнәгате юнәлешендә зур эш башкарды. Аның докторлык хезмәте дә АКШта нефть сәнәгатенең эффективлылыгы турында иде. Ул Россия белән Американы чагыштырып күрсәтте. Сәнәгать үсеше, җитештерүчеләр өчен дә аның ярдәме зур булды. Гомумән алганда, ул безнең республикада еш була иде,” – дип белдерде Шамил Агеев.

Евгений Примаков федерализм күпмилләтле дәүләт үсеше өчен уңай шартлар булдырырга ярдәм итәчәк дигән фикердә тора. Шулай ук регионнарның икътисади мөстәкыйльлеге, ягъни үзәк белән регион арасында керемнәрнең 50 гә 50 бүленүе яклы була.

Татарстан республикасының фәннәр академиясе вице-президенты Рафаил Хәкимов сүзләренә караганда, Евгений Примаков Татарстан сәясәтен аңлый иде. “Шәймиев белән берлектә партия оештырдылар, сайлауларда катнаштылар, гомумән алганда, сәяси яктан тыгыз элемтәдә тордылар. Беренчедән, ул Татарстанның сәясәтен аңлый иде. Икенчедән, Ельцин вакытында приватизация, либераль сәүдә кебек нәрсәләргә үз альтернативасын тәкъдим итте. Шунлыктан аңа каршы төшүчеләр дә булды. Әле шул чорда ул коррупция белән яралгы вакытта ук көрәшергә кирәк дигән фикерне әйтте. Примаков республиканы һәм аның статусын яклады. Күпләрне дөрес юлдан барабызмы дигән сорау борчый иде. Без уртак икътисади сәясәттән чыгабыз диючеләр булды. Ә Примаков безнең дөрес юнәлештән баруыбызны аңлый иде. Стратегиянең дөрес булуын бүген инде үзебез дә күрәбез.”

Евгений Примаковның профессиональ көнчыгыш-гарәп белгече булуын да билгеләп үтәргә кирәк. Примаков Минтимер Шәймиев белән берлектә “Россия – Ислам дөньясы” стратегик төркеме җитәксесе булып тора.

Евгений Максимович Примаков (1929, 29 октябрь — 2015, 26 июнь ) – СССР һәм Россия икътисадчысы, көнчыгыш халыклар белгече, сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, икътисад фәннәре докторы, тулы вәкаләтле илче. 1980 елларда Россия фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институтын, шулай ук Икътисад һәм халыкара мөнәсәбәтләр институтын җитәкләгән. 1989 елның июненнән алып 1990 елның сентябренә кадәр СССР Югары совет рәисе булып торган. 1990 елда Президент советы составына керә, тышкы сәясәт мәсьәләләре белән шөгыльләнә. 1991 елның декабре – 1996 елның гыйнварына чаклы Россиянең тышкы күзәтү хезмәте директоры булып тора. 1996-1998 - Россиянең чит ил эшләре министры вазыйфасын башкара. 1998-1999 - Россия хөкүмәте рәисе. 2000-2001 елда Дәүләт Думасында "Ватан - Бөтен Россия" фиркасе фракциясе рәисе булып эшли. 2001-2011 Россия федерациясенең Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты булып тора. 2015 елның 26 июнендә 85 яшендә Мәскәүдә вафат була. 

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев