Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия Хөкүмәте Татарстан предприятиеләренә премияләр тапшырды

Россия Хөкүмәте илдәге 11 эре оешмага продукция һәм хезмәтләр өлкәсендә сыйфат ягыннан югары нәтиҗәләргә ирешкән өчен премияләр тапшырды. Бу хакта тиешле карар пәнҗешәмбе Хөкүмәтнең рәсми сайтында басылып чыкты, дип хәбәр итә ТАСС. Премиягә лаек булган предприятиеләр арасында Татарстаннан Түбән Каманың “ТАНЕКО” акционерлык җәмгыяте һәм Әлмәтнең “ТаграС-РемСервис” җаваплыгы чикле җәмгыяте бар. Шулай ук лауреатлар исемлегендә Мәскәү, Санкт-Петербург, Волжск, Томск, Железногорск, Севастополь предприятиеләре дә урын алган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев