Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия Хөкүмәте федераль бюджеттан Россия авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүчеләренә өстәмә 1,5 млрд сум бүлеп биргән

Бу карар 27 сентябрьдә Россия Хөкүмәтенең рәсми сайтында дөнья күргән. Татарстан фермерлары быел техника сатып алуга 351 млн сум компенсация алганнар.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерүләренчә, бу программаның күләме 10 млрд сум тәшкил иткән, әмма өстәмә финанс кирәк булган. Татарстанга килгәндә, бу программа кысаларында 1 млрд 241 млн сумлык 557 берәмлек техника сатып алынган дип белдерде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техника сәясәте буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов.

"273 килешү министрлыкта авыл хуҗалыгы техникасы сатып алуга теркәлгән. Компенсация күләме 351 млн сум, - дип билгеләп үткән министрлык вәкиле. - Быел барлыгы субсидиягә 10 млрд сум бүлеп бирелгән, бу акча җитмәгән, шуңап күрә өстәмә 1,5 млрд сум бирелде. Бу бөтен Россиягә алай күп түгел".

"Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре техниканы 25 процентлы ташлама белән ала. Заводлар үз дилерлары аша төбәкләргә техника җибәрә, ә ул ташлама белән сатыла. Хуҗалыклар нәрсә кирәген үзләре сайлыйлар", - диде агентлык әңгәмәдәше.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев