Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия Хөкүмәте Дәүләт Думасына "2017 елга һәм 2018-2019 елларга федераль бюджет турында" закон проектын тапшырган

Бу хактагы карарны РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган.  Бу хакта Министрлар Кабинеты матбугат хезмәтенә сылтама белән "Интерфакс" яза.

Дәүләт Думасында һәм Федерация Советында проектны карауда Хөкүмәттән рәсми вәкил итеп РФ финанслар министры Антон Силуанов билгеләнгән. Хөкүмәт бюджет проектын 13 октябрьдә раслаган.

2017-2019 елларда бюджет проектында 13 трлн 487,6 млрд сум, 14 трлн 028,5 млрд сум һәм 14 трлн 844,8 млрд сум күләмендә керем каралган. 2017 елда чыгымнар 16 трлн 240,8 млрд сум күләмендә планлаштырылган, в 2018 году - 16 трлн 039,7 млрд сум, 2019 году - 15 трлн 986,98 млрд сум.

2017 елда бюджет дефициты 2 трлн 753,2 млрд сум тәшкил иткән, 2018 елда - 2 трлн 011,2 млрд сум, 2019 елда - 1 трлн 142,2 млрд сум.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев