Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия Хөкүмәте 2018 елга бәйрәм көннәре календарен төзегән

Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча Роcсиянең өч яклы комиссиясе Россия Хөкүмәтенең 2018 елда бәйрәм көннәрен күчерү карарын хуплаган. Бу хакта «Российская газета» яза. Шулай итеп, 6 һәм 7 гыйнварның шимбә һәм якшәмбе көннәре җомга 9 мартка һәм чәршәмбе 2 майга күчерелә. 28 апрель, 9 июнь һәм 29 декабрь шимбәләре 30 апрель, 11 июнь һәм 31 декабрьнең дүшәмбе көннәренә күчерелә. Шул рәвешле, Россия халкы 2017 елның 30 декабреннән 2018 елның 8 гыйнварына кадәр, 23-25 февральдә, 8-11 мартта, 29 апрельдән 2 майга хәтле, 9 майда, 3-5 ноябрьдә ял итәчәк.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев