Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия хезмәт министры хатын-кызларның пенсия яшенә карата аңлатма бирде

Россия хезмәт һәм социаль яклау министры  Максим Топилин ни өчен хатын-кызларның пенсия яше 5 елга түгел, ә 8 елга арту сәбәбен аңлатты. Аның фикеренчә, "бәхеткә алар [хатын-кызлар. ТИ] озаграк яши. Бу хакта РБК хәбәр итә. Топилинның сүзләренчә, бу - бөтен дөньяга хас вазгыять, һәм башка барлык илләрдә дә пенсия яшен шулай көйләү бара. Гаилә тормышында авырлык күбрәк хатын-кызлар җилкәсенә төшкәнгә күрә, Хөкүмәт яшь аерымлыкларын саклады, ди Топилин. Моңа кадәр кемнәрнең пенсиясе артачагы турында хәбәр ителгән иде.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев