Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия хәрбиләренең үз Интернеты барлыкка килде

Россия Хәрби көчләрендә интернет аналогы - "Ябык мәгълүматлар тапшыру сегменты" коммуникацион системасын тоташтыру эше тәмамланды, дип яза «Известия».

Бу челтәр глобальга тоташтырылмаган, дип билгеләп үтә басма.

Оборона министрлыгы хезмәткәре белдергәнчә, хәрби Интернет инфраструктурасы "Ростелеком"ның арендага алынган инфраструктурасына нигезләнгән, ә өлешчә - хәрби ведомствоның үзенә билгеләнгән. Һәр хәрби частьның үз серверлары бар, сервер бүлмәсенә керү катгый чикләнгән.

Бу өлкәдә эшләр 2016 елның җәендә тәмамланган, хәзер өстәмә терминаллар куеп, аны киңәйтү планлаштырыла.

"Зур" Интернеттагы кебек үк, хәрбиләрнең дә үз сайтлары бар. Челтәрнең төп ресурсы mil.zs адресы буенча эшли, анда өченче дәрәҗә күпсанлы доменнар булдырылган. Аларны Кораллы көчләр мобиль системасында, Генераль штабның Сигезенче идарәсе сертификацияләгән компьютерларда карарга мөмкин. Бу компьютерларга сертификацияләнмәгән чит корылмалар (флешка, принтер, сканер һ.б.) тоташтыру мөмкин түгел. Һәр мондый омтылыш теркәлеп бара.

Хәрби Интернетта электрон почта хезмәте бар, бу челтәр кулланучылар арасында хат алышу мөмкинлеге бирә. Хәрби хезмәткәрләрнең документ әйләнеше нәкъ шул сервис аша уза.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев