Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия һәм Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләр алга таба ничек камилләшәчәк?

Июль аенда Россия һәм Татарстан арасындагы Шартнамәнең вакыты чыга. Бу – әлеге документ үз көчен югалтачак, дигән сүз. Шуңа бәйле рәвештә, “Россия һәм Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләр алга таба ничек камилләшәчәк?”, “Яңа килешү төзү кирәкме?” кебек сорауларның да актуальлеге көннән-көн арта. Тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, 1992-2002 елларда Бөтендөнья татарлар конгрессының Башкарма комитеты рәисе Индус Таһиров Шартнамәнең әһәмияте хакында сөйләде.
Бу килешүнең әһәмияте Татарстан гына түгел, Россия өчен дә чиксез зур. Тарихка күз салсак, сүз ике шартнамә турында бара. Беренче Шартнамә 1994 елның 15 февралендә кабул ителде. Әлеге Шартнамәне булдыру-булдырмау мәсьәләсендә безгә бик каты көрәшергә туры килде. Ике яклы делегация төзелде. Россия  ягы республикабызга нинди дә булса өстенлекләр бирүгә каршы чыкса, без исә, киресенчә, төп позицияләребезне саклап калуны алга сөрдек. Без үзенчәлекле республика, башка субъектлардан аерылып торабыз, шуңа күрә Шартнамәгә мохтаҗбыз... Федераль үзәккә без нәкъ менә шуны исбатлап күрсәтергә тиеш идек. Ул чагында, безгә ияреп, тагын 40 тан артык субъект Россия белән шундый ук Шартнамәләр төзеде.  Ләкин аларның күбесе әлеге килешүләрдән тиз арада баш тартты. Кемнәргәдер “өстәге” көчләр шулай эшләргә боерды, икенче берәүләр исә үзләренә йөкләнгән вазифаларны башкара алмабыз дип курыкты. Бу аңлашыла да, әлеге Шартнамә субъектларны шактый мөһим вәкаләтләр белән тәэмин итте. Аларны җиренә җиткереп үти белү дә кирәк бит...  

Беренче Шартнамәгә кул кую. 1994 ел

  Нәтиҗәдә, озак та үтми Татарстан Шартнамәле бердәнбер республика булып калды. Әгәр дә без беренче булып килешү төзегәнбез, әле алай гына да түгел, артыбыздан башка төбәкләрне дә иярткәнбез икән, димәк, Татарстан зур Россияне федератив рельсларга бастыра алган дигән сүз! Икенче Шартнамә  2007 елның июнендә Россия Президенты  В.В.Путин тарафыннан имзаланды. Әлеге документ әзер булгач, аны Россиянең ике палатасы да җентекләп тикшерде. Шартнамә Дәүләт Думасында үтте, ә Федерация Советында үткәргән вакытта исә Сергей Миронов аңарга теше-тырнагы белән каршы чакты. Кызганычка каршы, аңа башка депутатлар да кушылды. Ләкин без бу мәсьәләне өр-яңадан күтәрдек. Биредә М.Ш.Шәймиевнең йогынтысы аеруча зур булды. Ул Влалимир Путин белән элемтәгә кереп, мәсьәләгә ачыклык кертте. Документны Федерация Советы аша яңадан үткәреп, өр-яңа Шартнамә барлыкка китердек. Шунысы мөһим, әлеге соңгы килешү чын мәгънәсендә законга әверелде. Ник дигәндә, беренче килешү юридик нормаларга тулысынча туры килеп бетми иде. Чөнки аны башкарма хакимият җитәкчеләре генә раслады. Ә менә 2007  елның июнендә Путин тарафыннан имзаланган Шартнамә исә һәр россияле өчен законга әверелде. Ике Шартнамәне чагыштырсак, әлбәттә, без күп кенә мәсьәләләр буенча артка чигенергә мәҗбүр булдык. Беренче документтагы күп кенә пунктлар төшеп калды. Әмма шул ук вакытта отышлы якларыбыз да бар иде.  Беренчедән, килешүне төзегән вакытта аның Татарстан гына түгел, Россия өчен дә әһәмиятле булуын күрсәттек. Документның кереш өлешендә: “Бу килешү ике Конституция һәм Татарстанда үткәрелгән референдум нигезендә төзелә”,- диелгән. Бу бик мөһим. Ник дигәндә, заманында Россия Татарстанда узган референдумны танымады, судка тартты. Соңгы Шартнамәдә исә референдумыбызның законлы икәнлеге язып куелган, димәк танылган. Икенчедән, Шартнамәдә Татарстанның башка төбәкләрдә гомер итүче татарлар белән эшләргә хокукы барлыгы күрсәтелгән. Бу шулай ук әһәмиятле пункт, чөнки татарларның күбесе республикада түгел, ә аннан читтә яши. Без исә алар белән элемтә тотабыз, аларны кайгырта алабыз. Безнең махсус статуста булуыбыз күпләргә ошамады, билгеле. Бу мәсьәлә аларны һаман саен борчый килде. Безгә болай дип әйтәләр иде: “Татарстанның башка субъектлар белән чагыштырганда бернинди үзенчәлеге дә юк. Алар белән Шартнамә төзү кирәкми”. Кызганыч, соңгы вакытта бу сүзләр тагын яңгырый башлады. Мәсәлән, күптән түгел генә Владимир Жириновский шулай дип белдерде. Ике якның мөнәсәбәтләрен билгели торган пунктлар Конституциядә бар инде, янәсе... Жириновский Россия Конституциясен бик начар белә булып чыга... яки инде белергә теләми... Чынлыкта Россия Конституциясендә субъектлар Үзәк белән федератив шартнамә нигезендә яки башка килешү аша яшәргә тиеш диелгән. Без федератив договордан баш тарттык, кул куймадык. Нәкъ менә шуңа күрә 1994 елның 15 февраль Шартнамәсе барлыкка килде дә инде.

Хәзер исә безнең төп максат – Шартнамәне саклап калу. Беренчедән, ул Россияне федератив дәүләт итү өчен кирәк. Әгәр дә хәзер шушы Шартнамәбезне юк итәләр икән, Россия формаль рәвештә федерация булып кала алмаячак, дигән сүз. Ник дигәндә, федерациянең нигезе – нәкъ менә шартнамәлелек. Икенчедән, Татарстан башка төбәкләр өчен һәрвакыт үрнәк ролен үти, социаль-икътисади яктан үсә, камилләшә. Бик зур кризис чорларында да республика үзенең ныклыгын югалтмый. Киресенчә, үзенең бердәмлеген, яшәү көчен күрсәтә. Биредә нәкъ менә әлеге Шартанмә зур роль уйный да инде.
Федераль үзәккә үзебезнең хаклы икәнлекне исбатлау кирәк. Әлбәттә, бу авыр булачак. Бу максатка ирешүдә гади халыкның да ярдәме кирәк, билгеле. Алар бердәм булырга, республика позициясен яклап чыгарга тиеш. Мәсәлән, референдум вакытында Татарстанда татарлар нибары 48 процент тәшкил итә иде. Ләкин референдумда бу документны яклап, 61,4 процент халык тавыш бирде. Димәк, биредә татарлар гына түгел, башка милләт халкы да тавыш биргән дигән сүз. Шул рәвешле, бездән хәзер дә шулай бердәм булу, бергә булу сорала.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев