Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия һәм Канада делегатлары "Татар яшьләре көннәре" форумында катнашты (ФОТО)

Быел "Татар яшьләре көннәре" форумы 25-29 августта уза. Россиянең 30 төбәгеннән һәм Канададан Казанга җыелган 150 делегат "Борис Полевой" теплоходына утырып, Ульяновск, Самара, Тольятти, Зөя һәм Болгар шәһәрләренә сәяхәткә китте.
XXVII "Татар яшьләре көннәре"н оештыручылар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, "Идел" Республика яшьләр үзәге.
1990 нчы еллардан оештырылучы "Татар яшьләре көннәре"нең максаты – Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләре арасында милли кыйммәтләрне пропагандалау, үстерү, туган телгә һәм халкыбыз тарихына кызыксыну уяту.
"Татар яшьләре көннәре" 25 августта Казанда, Татарстан Дәүләт Советы бинасында, парламент вәкилләре катнашында тантаналы төстә ачылды. Форумның программасында татар теле, тарих, вокал, хореография, кул эшләре буенча дәресләр укыту каралган. Делегатлар күпсанлы семинар-тренинг, түгәрәк өстәл, диспутларда фикер алыша, дәүләт һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очраша. Ульяновскида теплоходтан төшүгә, делегатларны татар җыр-биюләре һәм милли ризыклар белән җирле Татар милли-мәдәни автономиясе әгъзалары каршы алды. Яшьләр танылган Ленин мемориалы белән танышты һәм шәһәрнең Татар мәдәни үзәгенә юл алды. "Татар яшьләре көннәрендә катнашучылар 27 ел буе төрле төбәкләргә сәяхәт итсәләр дә, Ульяновскига әле беренче генә тапкыр килде. Шуңа күрә өлкә җитәкчелеге дә, шәһәр җитәкчелеге дә моңа ныклап әзерләнде. Губернатор урынбасары бу чарага оештыру комитеты булдырды. Бу җитәкчелек тарафыннан без, татарларга, булган ихтирамны күрсәтә", - диде Ульяновск өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин кунакларны сәламләп. Ульяновскидан соң татар яшьләре Самарада һәм Тольяттида туктап, җирле татарлар белән очрашты.
Фото: Рамил Гали, Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев