Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия халыкларының заманча проза антологиясенә кертеләчәк әсәрләр исемлеге мәгълүм булды

Бүген Россия халыкларының заманча проза антологиясенә кертеләчәк әсәрләр исемлеге мәгълүм булды. Татарстан Дәүләт Советының Татар милли әдәбиятенә һәм милли әдәби телгә ярдәм итү һәм үстерү редакцион советы утырышында кабул ителгән карар нигезендә, антологиягә Марсель Галиевның "Атилла рухы", Рөстәм Галиуллинның "Ата һәм ул" һәм "Дивана", Нәбирә Гыйматдинованың "Киләчәк" әсәрләре кертеләчәк.

Татарстан парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, текстларга карата таләпләр бик кырыс булган. Авторларның әсәрләре 2 биттән, 80 мең билгедән артмау шарт итеп куела. Редакция советына тәкъдим ителгән 25 авторның 3 се генә әсәрләрен русчага тәрҗемә итеп, антологиядә бастыру мөмкинлеге бирелә.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе ТР Мәдәният министлыгына һәм республиканың Фәннәр академиясенә әсәрләрнең тәрҗемәләрен сыйфатлы итеп эшләргә, авторларның үзенчәлеген һәм тәрҗемәчеләрнең дә карашларын истә тотарга кирәклеген ассызыклады. Киләчәктә заманча драматургия һәм заманча публицистика әсәрләре кергән антология бастыру күздә тотыла. Антологияләр Россия Федерациясе халыкларының милли телләренә ярдәм итү федераль программасы кысаларында бастырыла.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев