Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия халкының яртысы оборона өчен чыгымнарны өстенлекле дип саный

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) сораштырулары буенча һәр икенче россияле (50 процент) Россия оборонасын ныгыту өчен чыгымнарны өстенлекле дип белдерә. Сораштыруда катнашучылар хәрби сәнәгатьне үстерү икътисадта уңай үзгәрешләргә китерәчәк, дип саныйлар. Бигрәк тә эре шәһәрләрдә яшәүчеләр оборона чыгымнары өстенлеге яклы (58 процент), авылларда яшәүчеләрнең - 48 проценты. Респондентларның 15 проценты  бу сорауга җавап бирергә кыенсынган, дип хәбәр итә «РИА Новости».

Шул ук вакытта һәр өченче респондент (35 процент) элек илнең социаль ихтыяҗын канәгатьләндерергә һәм мәгариф, медицина өлкәләрен тиешле дәрәҗәгә күтәрү зарур, ә аннары оборона һәм куркынычсызлыкны кайгыртырга кирәк дип саный.

Җәмәгать институты буларак армия, шулай ук кризис шартларында аны финанслау өстенлеге турындагы сораштыру 20-21 августта Россиянең 46 төбәгендә 130 торак пунктында 1600 кеше арасында үткәрелгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев