Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия халкының күпчелеге балаларының техник өлкәдә эшләвен тели

Россиялеләрнең күпчелеге балаларының һәм оныкларының гуманитар өлкәдә (16 процент) түгел, ә техник өлкәдә (40 процент) эшләүләрен тели. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) үткәргән сораштыру нәтиҗәләре шул хакта сөйли. Респондентларның өчтән бере балаларының яки оныкларының югары белеме булу гына мөһим дип саный (34 процент). Ә һәр унынчы кеше җавап бирергә авырсынган. Сораштыруда катнашкан кешеләрнең күбесе (65 процент) техник белемнең популярлыгы артуны уңай бәяли. Эш бирүчеләрнең күпчелеге дә (82 проценты) һәм яшь белгечләрнең яртысыннан артыгы (58 процент) шул фикердә. Бу вәзгыятьне Россия халкының һәр унынычы (12 процент) тискәре кабул итә. Яшь белгечләрнең дә 10 проценты әлеге фикер белән килешә. Ә эш бирүчеләрнең нибары 4 проценты шулай дип саный. Сораштыру 2016 елның 16-24 маенда үткәрелгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев