Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия халкының 78% аз керемле кешеләргә азык-төлек карточкасы кертүне хуплый - ВЦИОМ

Россиялеләрнең 78 проценты ярдәмгә мохтаҗ аз керемле кешеләргә азык-төлек карточкасы кертүне хуплый. Бу хакта Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) сишәмбе көнне үз сайтында хәбәр иткән, дип җиткерә ТАСС. "Россиядә азык-төлек карталарын кертү (аз керемле гражданнарга дәүләт бюджетыннан билгеле бер азык-төлек сатып алу өчен махсус карталарга баллар күчерелү) халык арасында хуплау тапты - " кирәк" дип 78 процент россияле белдерде... Яшьләр һәм авыл халкы әлеге картаны кертү кирәклеге турында өлкәннәргә һәм зур шәһәрләрдә яшәүчеләргә караганда күбрәк әйтә. Азык-төлек карталары кирәк түгеллеген сораштыручыларның 19 проценты җиткерде", - диелгән ВЦИОМ хәбәрендә. 31 процент респондент азык-төлек карталарын алуга исәп тотуларын, сораштыручыларның тагын 26 проценты аларның үзләренә кирәклеген җиткерүе билгеләп үтелгән. "ВЦИОМ-Спутник" инициативалы бөтенроссия сораштыруы 2017 елның 10-11 февраль көннәрендә үткәрелгән. Сораштыру стационар һәм мобиль телефон номерлары аша очраклы рәвештә 1200 респонденттан интервью алу юлы белән башкарылган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев