Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия халкы балалары өчен кайсы һөнәрләрне сайлый? (сораштыру)

Россиядә яшәүчеләрнең күпчелеге балаларының үз язмышын медицина өлкәсе белән бәйләвен тели. Соңгы елларда респондентларның табиб яки медицина хезмәткәре һөнәренә кызыксынуы 2005 елда булган 12 проценттан 35 процентка кадәр үскән, дип хәбәр итә INTERFAX.RU Бөтенроссия җәмәгать фикерен өйрәнү үзәге нәтиҗәләрен. 21-23 мартта 1800 кеше арасында үткәрелгән бөтенроссия телефоннан сораштыру түбәндәге нәтиҗәләргә китергән. Үсеп килүче балалары яки оныклары булган россиялеләрнең 13 проценты икенче урынга хәрби хезмәткәр һөнәрен куя (2005 елда 4 процент, 2012 елда 6 процент булган). “Халык” рейтингы бишлегенә, шулай ук, юриспруденция (11 процент), педагогика (10 процент – 2012 елда 4 процент кына булган), эшче һөнәрләр (10 процент) кергән. 2005 ел белән чагыштырганда, бүген инженер (9 процент – элек 4 процент), спортчы (7 процент – элек 1 процент), полиция һәм төзүче (5әр процент – элек 0 процент) һөнәрләренең дә абруе үскән. Шул ук вакытта, финанс эше элеккечә актуаль эшчәнлек өлкәсе булып саналмый. Әгәр 2009 елда финансчы-хисапчы һөнәрен ата-аналарның 17 проценты үз баласына һөнәр итеп сайласа, бүген ул 9 процент кына тәшкил итә. 2005 елда балаларын шәхси эшмәкәр, бизнесмен итеп күрергә теләүчеләр 7 процент булса, бүген ул нибары 2 проценттан гыйбарәт. Социологлар баласы өчен булачак һөнәр сайлауда Россия халкының күпкә уйлабрак эш итүен билгеләп уза: кайбер һөнәрләрнең популярлыгы артуы фонында, баласының теләсә нинди карары белән килешергә әзер булучыларс саны 2005 елдагы 13 проценттан 4 процентка кадәр кимегән. Россия халкына хезмәт күрсәтү, авыл хуҗалыгы өлкәләрендә (2 шәр процент) эш аеруча отышсыз тоела. Шулай ук, очучы яки космонавт, тәрҗемәче яки лингвист (2 шәр процент), журналист, психолог, музыкант, архитектор, банкир, дәүләт хезмәтендә яки нефть тармагында эшкә (1әр процент) карата да кызыксыну түбән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев