Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия халкы интернет өзелүгә әзер булырга тиеш

Россиядә интернет өзелә икән, халык бу ситуациягә  әзер булырга тиеш, дип белдергән  Владимир Путинның интернет буенча киңәшчесе Герман Клименко RTга биргән интервьсында, дип яза РИА мәгълүмат агентлыгы. Илдә рус интернет сегментын саклау юнәлешендә Россиянең элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы яна закон проектлары эшли, Президент киңәшчесе фикеренчә, Көнбатыш белән аралар суынуы рус телле интернетка начар йогынты ясарга мөмкин. Шуңа күрә ул сакланылган булырга тиеш, ди Клименко. Әлеге закон проекты гади кулланучыларның эшен контрольдә тотмаячак. Рус телле интернетның куркынычсызлыгын саклау темасы Федераль куркынычсызлык хезмәте (ФСБ) илнең финанс системасына чит ил тарафыннан кибер атакалар әзерләнә дигәннән соң килеп туа. Соңрак Ростелеком бу информацияне раслый һәм Россиянең 5 эре банкына һәм финанс оешмаларына атакалар булганлыгын әйтә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев