Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия халкы ике елга бер тапкыр онкоскрининг (онкология авыруларын тикшерү) узачак

2018 елдан башлап Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы онкологиянең кайбер төрләрен башлангыч стадиядә ачыклау өчен диспансеризациягә актив онкоскрининг кертә. Бу хакта «Известия» газетасы яза. 2018 елдан башлап ике елга бер тапкыр онкоскрининг үткәрәчәкләр. Шулай ук, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре гаризасы буенча тикшеренү һәм медицина ярдәме адреслы булачак. Россиядә яшәүчеләр диспансеризация узсын өчен иминият компанияләре смс, электрон хат, шулай ук телефон аша хәбәр итеп торачак. Медицина учреждениеләре диспансеризациягә мөмкин кадәр азрак вакыт сарыф итсен өчен барлык көчен куярга ниятли.
Татар информ
Фото: Рамиль Гали

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев