Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия, Франция һәм Казахстан яшьләре Казанда "Татар яшьләре көннәренә" җыелды

Быел Татар яшьләре көннәре 23-27 июль көннәрендә «Борис Полевой» теплоходында уза. Биредә Россия Федерациясе 33 төбәгеннән 150 делегат катнашу көтелә. Татар яшьләре көннәренең максаты – Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләре арасында милли кыйммәтләрне пропагандалау, үстерү, туган телгә һәм халкыбыз тарихына кызыксыну уяту. Татар яшьләре көннәренең программасында татар теле, тарих, вокал, хореография, кул эшләре буенча дәресләр укыту каралган. Әлеге дәресләрне ТР халык артисты-Галиев Миңгол Вәгыйзь улы, тарих фәннәре докторы-Дәхләтшин Гамирҗан Миргаҗан улы, ТР халык артисты-Шакирҗанова Луара Галимҗан кызы, филология фәннәре докторы-Максимов Николай Валентин улы һәм башкалар алып барачак. Делегатлар күпсанлы семинар-тренинг, түгәрәк өстәл, диспутларда фикер алыша, дәүләт һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуларда катнашыр һәм үз проектларын тәкъдим итәр дип көтелә. Әлеге чара кысаларында яшьләр үзләренең тәҗрибәләре белән питчинг-сессияләр, түгәрәк өстәлләр форматында гына уртаклашып калмый. Алар үз проектларын Татар яшьләре көннәре программа кысаларында үзләре оештырып карый алалар. Мәсәлән, «Татар егете», «Татар кызы», «Ел татары», төрле тренинг, мастер-класслар кебек чараларның катнашучылар тарафыннан оештырып килүе матур традициягә әверелде. Әлеге формат яшьләргә фикердәшләреннән, милләттәшләреннән бәяләмә, кайтаваз алырга ярдәм итә. Шулай ук, 7 ел дәвамында оештыру комитеты регионнарда чынга ашырылган иң яхшы проектларны җыентык итеп чыгара.
Бөтендөнья татар конгрессы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев