Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Россия Федерациясендә татарларның күпләп яши торган төбәкләре" энциклопедиясенә кырым татарлары кертелмәгән

Бу хакта Татарстан Фәннәр академиясендә әлеге басманы тәкъдим итү чарасында мәгълүм булды. Тәкъдим итү чарасында катнашучыларны кырым татарларының ни сәбәпле энциклопедиягә кертелмәве кызыксындырды. Басманы төзүчеләр хәбәр итүенчә, әлеге проект гамәлгә ашыра башлаганда, Кырымнан махсус килгән делегатлар: “Безне үз энциклопедиягезгә кертмәсәгез иде. Без аерым халык һәм безне үз эчегезгә “йотмагыз”, дигән үтенеч белән чыккан. “Россия Федерациясендә татарларның күпләп яши торган төбәкләре” энциклопедиясенә кимендә 1 меңнән артык татар яшәгән төбәкләрне җыйганнар. Басмада урын алган төбәкләр арасында татарлар иң аз яши торган регион булып Магадан табылган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев