Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия Этнография музеенда татарларга багышланган даими экспозиция ачылачак

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Россия Этнография музее белән танышты. Тиздән бу музейда татарларга багышланган даими экспозиция булачак, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте. Музей директоры Владимир Груссман белән очрашу барышында Татарстан һәм Петербург арасында, музейлар арасында багланышлар, киләчәккә планнар турында сөйләшкәннәр. "Этнография музеенда безнең автономия татарлар өчен бер аерым бүлмә алу, шунда даими экспозиции булдыру өстендә эш алып бара. Музей директоры Владимир Моесеевич риза, бу мәсьәлә Татарстанның ярдәме белән тиздән хәл ителер дигән өмет бар. Монда патша чорыннан,  ягъни Петербург төзелгәннән бирле җыелган татарның мирасы тупланган", дип әйтелгән әлеге хәбәрдә.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев