Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия дөньяда иң эре азык-төлек җитештерүче булырга мөмкин - В.В. Путин

Дөньяда иң эре азык-төлек җитештерүче булу өчен Россиянең потенциалы бар, дип белдергән Россия Президенты Владимир Путин. Ул бу хакта Россиядә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәре көне уңаеннан котлау телеграммасында әйткән, дип яза "РИА Новости".

"Безнең җитештерүчеләр эчке базарны сыйфатлы азык белән тулысынча тәэмин итә алачагына ышанам: дөньяда иң эре азык-төлек җитештерүче булу өчен Россиянең потенциалы бар. Бу киңкүләмле, әмма реаль бурыч, иң мөһиме куелган бурычка эзлекле хәрәкәт итү", - диелгән котлауда.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев