Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия чемпионаты кысаларында узган беренче турда "Рубин" командасында 4 уенчы дебют ясады

Футбол буенча Россия чемпионаты кысаларында узган беренче турда "Рубин" командасында 4 уенчы дебют ясады. Аларның матур гына башланып киткән уенын 35 минутта Максим Канунников тарафыннан алынган кызыл карточка гына бозды. Әлеге мизгел Хавьер Гарсия өчен тамырдан борылышка әйләнде, чөнки аның командасы үз капкалары янына якынрак килергә мәҗбүр булды. "Рубин" 10 уенчы белән генә калуга карамастан, "Үзәк стадионда" "Амкар" белән тигез көрәш барды. Уен тәмамланды, тик барлык җанатарларда бер сорау калды: Хөкемдар дөрес карар кылдымы? Фанатлар секторының күптәнге җанатары Әлфис Халиуллин икенче карточка дөрес бирелмәде дип уйлый. "Стадионда җылы атмосфера, беренче уен өчен "Рубинның" соңгы минутларга кадәр уенны үз ягына борырга тырышуы ошады, алда безне жиңүләр көтә,"- дип фаразлый Әлфис. "Кичерешләр әлегә узган елдагыдан калган: унаулап уйнау, Канунниковның хата жибәрүләре, нәрсәдер эшләргә тырышучы Карадениз һәм мәңгелек Рыжиков" - дип үз фикерен әйтте Никита Макаров. "Рубин" белән "Амкар" арасында узган уен 0:0 исәбе белән тәмамланды. 1 турдан соң "Рубин" 1 очко белән 10 баскычта. «Рубин» – «Амкар» – 0:0   «Рубин» – «Амкар» – 0:0 «Рубин»: Рыжиков, Бурлак, Санчес, Устинов, Набиуллин, Оздоев (Камболов, 85), Әхмәтов (Жонатас, 52), Саму (Рочина, 68), Цакташ, Карадениз, Канунников. «Амкар»: Селихов, Зайцев, Занев, Джикия, Идову, Огуде, Гиголаев (Милькович, 66), Комолов, Голь, Анене (Салугин, 71), Шиндер (Баланович, 78). Кисәтүләр: Анене (12), Канунников (14), Набиуллин (45), Шиндер (69). Уеннан чыгарулар: Канунников (35).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев