Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Россия бюджетын өч елга кабул итү вазгыятьне фаразлау мөмкинлеген бирә" - Айрат Фәррахов

2017-2019 елларга билгеләнгән, тиздән Дәүләт Думасында каралачак Россия бюджетының өстенлекләре инде билгеләнгән. Бу хакта Дәүләт Думасының VII чакырылыш депутаты, салымнар һәм җыемнар комитеты әгъзасы, РФ Пенсия фондының бюджет һәм бюджеттан тыш фондларның, мәҗбүри медицина иминиятенең социаль иминият һәм федераль фонд комитеты рәисе Айрат Фәррахов җиткерде.

«Бу - икътисад үсеше өчен чыганаклар булдыру. Бу - өстенлекле милли проектлар. Алар - 11, алар июльдә расланды. Бу субъектларга ярдәм, бигрәк тә хәзер авыр хәлдә булган субъектлар өчен. Һәм, билгеле, кеше капиталы», – дип хәбәр итте ул.

Исегезгә төшерәбез: бюджетны Россия Федерациясе Хөкүмәте карады. 28 октябрьдә илнең өч елга каралган төп финанс документы Дәүләт Думасы каравына кертеләчәк.

Икътисадый вазгыять әле киеренке, әмма уңай динамика күренә, дип саный Фәррахов, шунлыктан бюджет “күзалларлык” булырга тиеш.

«2016 ел бюджетының беръеллык булуы фаразлау мөмкинлеге булмаудан. Нефтькә бәяләрне фаразлау, инфляцияне фаразлау... чөнки ил 2014 елдан бирле җитди кризиста. Һәм, без, менә, тотрыклылык дибез, фаразлый алу мөмкинлеге туа дибез. Һәм бу өч еллык бюджет – бизнеска үзенә бер төрле чакыру да: без салымнарны үзгәртмибез, без программалар эшләячәкбез, без сезгә булышачакбыз», – дип билгели Фәррахов.

Шуның белән бергә депутат бюджетның перспективалы булуы – бу “соры базар" эшмәкәрләренә күләгәдән чыгып, үз бизнесларын легальләштерүгә чакыру булуын искәртә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев