Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия белән Мисыр арасында авиаочышлар турында фикер алышу көтелә

10 октябрьдә вице-премьер Аркадий Дворкович катнашындагы киңәшмәдә Россия белән Мисыр арасында авиаочышлар турында фикер алышу көтелә, дип белдерде федераль түрә дип яза "ТАСС".

Мисыр белән авиаочышларны яңарту турындагы сөйләшүләр 2015 ел ахырыннан бирле дәвам итә. Авиаочышлар 2015 елның ноябрендә Шарм-эш-Шейхтан Санкт-Петербургка оча торган самолет бортындагы теракттан соң туктатылды. Шуннан соң Мисырлар туристлар агымы 75 процентка кимегән.

Россия транспорт министры Максим Соколов Мисыр белән авиаочышларны яңарту срогы Мисыр аэропортларында персонал өчен аэропортның чиста зонасына үтүгә биометрик система куюдан тора дип хәбәр иткән иде. Аның сүзләренчә, гражданнар авиациясе куркынычсызлыгы өлкәсендә Россия-Мисыр хөкүмәтара килешүе агымдагы ел ахырына кадәр имзаланырга мөмкин.

Элегрәк Россия Транспорт министрлыгына якын чыганак авиаочышлар октябрьдә яңартылырга мөмкин дип хәбәр иткән иде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев