Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия белән Мисыр арасында авиаэлемтә яңартылачак

Россия белән Мисыр арасында авиаэлемтә 2017 ел башыннан да иртә яңартыла алмый. Бу хакта әлеге өлкәдәге чыганакка сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итә.

"Мисыр Россия пассажирларының куркынычсызлыгын киләсе ел башында тәэмин итәргә әзер булачак", - дип китерә әңгәмәдәше сүзләрен ММЧ.

Искәртеп узабыз: 2015 елның октябрь азагында Синай ярымутравы өстендә Россия самолеты һәлакәткә юлыкканнан соң Мисыр белән авиаэлемтә туктатылган иде. Ул яңартылсын өчен Мисыр аэропортларында куркынычсызлык тәэмин итү шарт итеп куелды. Хәзерге вакытка ил аэропортларында куркынычсызлык системаларын модернизацияләүгә 42 млн доллар акча сарыф ителгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев