Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия банкында "Ачык ишекләр" көне үткәреләчәк

1 октябрьдә Россия банкының барлык оешмаларында "Ачык ишекләр көне" үткәрелә. Бу көнне илдә яшәүче һәр кеше Россия банкының тарихы, андагы хезмәткәрләрнең эше белән таныша, банкка экскурсия ясый ала. Экскурсиягә теркәлү 22 сентябрьдә старт алды. Банкның Казанның Бауман урамы 37 нче йорт адресы буенча урнашкан бүлегенә – Милли банкка экскурсиягә язылу өчен телефон: 235-05-41. Шулай ук теләге булганнар тиздән чыгачак 200 һәм 2000 сумлык банкнотларга символ сайлап, үз тавышын калдыра ала.

Исегезгә төшерәбез: твоя-Россия.рф сайтында тавыш бирүләр 7 октябрьгә төш вакытына кадәр дәвам итә.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев