Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия аэропортларының өстәмә исемнәрен сайлау буенча ачык тавыш бирү башланды

Теләге булган һәркем великиеимена.рф порталында үз тавышын бирә ала. Бәйгедә катнашучылар арасында «Казан» Халыкара аэропорты да бар. Казан һава аланының проект сайтындагы карточкасында хәзер иң популяр исемнәрне күрергә мөмкин. Алар арасында авиаконструктор Андрей Туполев, шагыйрь Габдулла Тукай, язучы Лев Толстой, шагыйрь һәм хәрби хәбәрче Муса Җәлил һ.б. бар. Татарстаннан әлеге проектта «Бигеш» Халыкара аэропорты да катнаша. Аңа биреләчәк атамалар арасында галимнәр Владимир Бехтерев һәм Дмитрий Менделеев, рәссам Иван Шишкин, урта гасыр шагыйре Кол Гали, композитор Салих Сәйдәшев, тарихчы һәм дин белгече Шиһабетдин Мәрҗани һ.б. атаклы шәхесләр бар. Тавыш бирүдә катнашу өчен, «ВКонтакте» яки «Одноклассники» социаль челтәрләрендәге үз аккаунтың аша сайтка керергә кирәк.
Татар-информ
Фото: kazan.aero

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев