Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия 15-20 ел эчендә азык-төлек базарының 15 процентын биләргә мөмкин

Халыкара бәйсез аграр сәясәт институты экспертлары фаразларына караганда, Россия якындагы 15-20 ел эчендә азык-төлек базарының 15 процентын биләргә һәм агроэкспорт суммасын 150 млрд долларга җиткерергә мөмкин. Бу хакта "Интерфакс" яза.

Элеккеге авыл хуҗалыгы министры, Халыкара бәйсез аграр сәясәт институты башлыгы Елена Скрынник ачыклык керткәнчә, агроэспортны глобальләштерү 2016 елда агросәнәгать комплексында төп казанышлар санына керә.

"Беренче тапкыр безнең ил бодай экспорты буенча лидер булды, беренче тапкыр без эре читкә чыгаручыдан кош ите экспортерына әйләнәбез, беренче тапкыр Россия авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре теләсә нинди ихтыяҗны канәгатьләндерергә әзер -  моңа Африка белән Якын Көнчыгышка хәләл продукция, ә Кытайга туңдырма җибәрү дә керә", - дип белдергән элеккеге министр.

Скрынник бүген Евразия икътисади берлеге белән Вьетнам арасында ирекле сәүдә килешүе үз көченә керүен искәртте. Аны тормышка ашыру үзара товар әйләнеше һәм агроэкспорт диверсификациясе күләмен арттырырга ярдәм итәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев