Татар матбугаты
"Россия 1" каналындагы тапшыруда Казан командасы "Туган тел" җырын башкарды (ВИДЕО)
Кичә "Россия 1" каналындагы "Сто к одному" тапшыруында Казан командасы "Туган тел" җырын башкарды.
Команданың җитәкчесе - артист Мурат Гайсин. Алып баручы "яраткан җырыгыз бармы" дип сорагач, ул барыбыз да яраткан җыр бар, дип белдерде.
"Туган тел"не җырлаганнан соң, Раил исемле катнашучы җырның мәгънәсен дә аңлатты: "Безнең матур телебез аркасында без бу тормышта нәтиҗәләргә ирештек, без туган телебез - татар теле белән горурланабыз". Алып баручы "Туган тел" турында: "Матур җыр", - диде.
Бәйгедә казанлыларның көндәше - Түбән Новгород командасы җиңде.
Татар информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев