Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Российская газета" үзлектән билетлар һәм отельләрне броньлауда отышлы вакытны тәкъдим итә

Европага авиабилетларны очышка кадәр өч ай алдан броньласаң, алар 30-40 процентка арзангарак чыга. Прагага билетларны җиде ай алдан алу отышлы. Ул вакытта максималь экономия 49 процент булачак. Нью-Йоркка очар өчен ике ай алдан хәстәрлек күрү яхшы. Таиландка исә өч булса кулай. "Российская газета" туристик эзләгеч 2017 елга россиялеләр арасында популяр булган юнәлешләргә үзлектән билетлар һәм отельләрне броньлауда отышлы вакытны тәкъдим итә. Шулай ук Россиядән сәяхәт итү өчен арзанрак булган Европа һәм дөнья шәһәрләре исемлеге төзелгән. Европада россиялеләр өчен бюджетлы юнәлешләрдән беренче урынны Мюнхен тота: Бавария башкаласына кадәр авиабилет очарга өч ай кала алганда уртача 14 580 сумны тәшкил итәчәк. Тбилисига барып кайту уртача 13 065 сум тора. Яшәү урынына килгәндә,  россиялеләр 3-4 йолдызлы отельләргә бронь ясап, 84 процентка кадәр экономия ясый алалар. Аерым алганда, 60 процентны Мюнхен отельләрендә биш ай алдан кунакханәләрдә урын алып куеп ясап була. Пхукетта һәм Дубайда аның өчен сигез-тугыз ай алдан броньлаштыру кирәк. Бангкок кунакханәләрендә арзанга яшим дисәң, броньны 11 ай алдан ясау сорала. Бу вакытта 23 процент экономия ясап була. Нью-Йоркка барырга ниятләсәң, 1-2 ай алдан уйлап, 47 процентка кадәр файда алаласың. Сүз уңаеннан, бюджет вариантлар эзләүче туристлар өчен күпсанлы сайтлар һәм порталлар бар. Алар сәяхәт өчен иң кулай вакытны тәкъдим итәләр. Иң мөһиме - бәяләрне карап торып, максималь отышлы вариантны эләктереп алу. Мәсәлән, Skyscanner.ru, порталы мәгълүматлары буенча Россиядән чит илгә авиабилетларга бәяләр арту һәр елны җәй айларына, май бәйрәмнәренә туры килә. Шунлыктан май каникулларына җылы якларга, Болгария, Кипр, Хорватия, Турция, Израиль, Черногориягә авиабилетларны броньлауның уңай вакыты март башына туры килә. Пляжлы отпуск өчен очарга 2,5-3 ай кала кайгырту хәерле. Экспертлар тагын шундый киңәш бирә - Россиядән очу өчен билетларны февраль һәм ноябрь аена алу арзанга төшә. Һәм билетларны очарга бер ай кала алдан алмаска: биш атнадан башлап очканга кадәр бәяләр кинәт үсә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев