Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Росреестрның Татарстан буенча идарәсе Бердәм кайнар линия көне үткәрә

Росреестрның Татарстан буенча идарәсе 6 декабрьдә Бердәм кайнар линия көне үткәрә, дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәте.

Казанлыларның сорауларына 8 (843) 255-25-71 телефоны буенча 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр идарәнең килешүләрне теркәү һәм милекнең физик затка күчү хокукын билгеләүче бүлек җитәкчесе Галина Гончарова җавап бирә.

Аерым алганда, Казанда яшәүчеләр күчемсез милеккә теркәү хокукы һәм килешүләр буенча сорауларга җавап ала алачак.

Республиканың башка район һәм шәһәр халкы өчен кайнар линиянең телефон номерлары Росреестрның Татарстан буенча идарәсе рәсми сайтында урнаштырылган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев