Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Росреестр бердәм консультация көне уздыра

25 апрельдә Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе бердәм консультация көне уздыра. Республика халкына ярдәмне Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте, Кадастр палатасы, Пенсия фонды, Салым хезмәте, Казан Башкарма комитеты белгечләре күрсәтәчәк. Татарстан башкаласында бердәм консультацияләр көне 13.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр идарәнең үзәк офисында (Авангард ур., 74, 7-нче подъезд) үтәчәк. Моннан кала, белгечләр ведомствоның Южный (Җиңү пр., 100), Яңа Савин (Ямашев пр., 82) һәм Зареченский (Гагарин ур., 103) бүлекләрендә кабул итәчәкләр, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.    
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев