Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Роспотребнадзор эшмәкәрләрне ялган продукция саткан өчен штрафка тартырга җыена

Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роспотребнадзор) административ хокук бозулар турындагы кодекска яңа маддә кертергә тәкъдим итә, сүз ялган продуктлар өчен җәза кертү турында бара. Эшмәкәрләргә ялган продукция саткан өчен 30 мең сумнан (беренче тапкыр хокук бозган юридик зат булмаган эшмәкәрләргә) 1 миллион сумга кадәр штраф (кабаттан хокук бозган юридик затларга) һәм товарларын конфискацияләү янарга мөмкин.

"Коммерсант" язганча, Роспотребнадзор карамагындагы статистика мәгълүматларына караганда, нигездә, сөт продуктларында (80 проценты) атланмайны арзанрак үсемлек (тропик) майларына алмаштыралар. Бүгенге көндә ялган сөт продукцияләренең 25 проценты мәктәпкәчә һәм башка мәгариф учреждениеләре, медицина оешмалары, сәламәтлек саклау учреждениеләре һәм социаль хезмәт күрсәтү оешмалары ашханәләренә ачыклана.

Элегрәк Россельхознадзор башлыгы Сергей Данкверт та ведомство ялган продукция өчен җинаять җаваплылыгы яки икътисади җаваплылык кертүне хуплый дип белдергән иде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев