Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Роман Шәйхетдинов: "Республика матбугатына язылуның кискен кимүе күзәтелә"

ТР Хөкүмәте йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов язылу кампаниясе кыенлыклары турында хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференция режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Роман Шәйхетдинов Татарстан Республикасында 2016 елның икенче яртыеллыгына матбугатка язылу кампаниясе барышы турында хәбәр итте һәм республика территориясендә язылуга чагыштырмача анализ үткәрде. "Язылу кампаниясенә беренчел нәтиҗәләр чыгарып, 2015 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, Татарстан Республикасында язылу тиражлары күләменең кимүе күзәтелә, - дип белдерде Роман Шәйхетдинов. - Соңгы 3 елда икенче яртыеллыкка язылу тиражлары күләме кими. Хәзерге вакытта язылу тиражлары күләме - 405 979 нөсхә. 2015 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, язылу тиражлары 24 процент тәшкил итә. Язылу кампаниясе ахырына язылу тиражлары 984 мең нөсхә тәшкил итәчәк, бу былтыргыдан күпкә ким". Роман Шәйхетдинов ассызыклаганча, Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында "1000 кешегә вакытлы матбугат күләме дәрәҗәсе" күрсәткечләре буенча иң укый торган төбәкләр арасында кала. Татарстан Республикасында 2016 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе буенча Россия Федерациясе төбәкләре арасында 3 нче урында тора. Р.Шәйхетдинов билгеләгәнчә, хәзерге вакытта республика матбугатына язылу, 2015 елның шул ук чорына караганда, 43 процентка ким. Роман Шәйхетдинов сүзләренчә, Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә ТР Элемтә һәм мәгълүматлаштыру министрлыгы "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Россия Почтасы белән берлектә республикада матбугатка язылу институтын саклау буенча чаралар үткәрә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев