Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Роберт Миңнуллинның "Сандугачлар туе" дип исемләнгән китабы азәрбәйҗан теленә тәрҗемә ителгән

Шагыйрь, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллинның "Сандугачлар туе" дип исемләнгән китабы азәрбәйҗан теленә тәрҗемә ителгән. Бу хакта шагыйрь үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.
"Котлый аласыз: Бакудан яңа китабым килеп төште. Ике телле: татарча һәм азәрбәйҗанча. Аны күренекле тюрколог, фәннәр докторы, профессор, шагыйрь һәм тәрҗемәче Рәмиз Әскәр тәрҗемә итте. Бу - аның идеясе! Рәхмәт дустыма! Ул инде Гадбулла Тукай шигырьләрен дә тәрҗемә итеп, китап итеп чыгарган иде. Ә бу "Сандугачлар туе" минем Бакуда азәрбәйҗанча чыккан икенче китабым", - диелә хәбәрдә.

Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев