Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Роберт Миңнуллинга чапан бүләк иттеләр

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма театрында Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Ганс Христиан Андерсен исемендәге Почётлы диплом иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларының атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Миңнуллинга 70 яшь тулуга багышланган кичә булды. Юбилярны ТР Президенты исеменнән ТР Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев котлады, аңа Рөстәм Миңнеханов исеменнән машина ачкычы тапшырды. ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев үзенең тәбрикләү сүзен видеоролик аша җиткерде. Бәйрәмдарны шулай ук Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис, әдәбият галиме Фоат Галимуллин, Төркиянең Әләзыгъ шәһәрендәге Фырт университеты профессоры Әрҗан Алкая, Азәрбайҗаннан тюрколог, галим, шагыйрь, тәрҗемәче Рәмиз Әскәр, Чувашиянең халык шагыйре Валерий Тургай, язучы Раиса Сарби һ.б. котлады. Каракалпак дәүләт университеты мөгаллимнәре Роберт Миңнуллинга чапан бүләк итте. Котлаулардан соң шагыйрь сүзләренә язылган җырлардан торган зур концерт булды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев