Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Роберт Миңнуллин Уфада яңа китапларын тәкъдим итте

Роберт Миңнуллинның 70 яшьлек юбилее уңаеннан чаралар дәвам итә. Шагыйрь Уфа шәһәрендә  яңа китапларын тәкъдим итте. Очрашу «Кызыл таң» татар газетасы редакциясендә узды, анда шагыйрьнең иҗатын яратучылар, хезмәттәшләре, артистлар, журналистлар катнашты. Башкортстанның халык шагыйре К. Аралбай Роберт Миңнуллинга багышланган шигырен укыды. Язучыны Башкортстан Язучылар берлеге рәисе З.Алибаев, сатирик шагыйрь М.Сәлимов, Башкорт Академия драма театры актрисасы И.Газетдинова, профессор Р.Насыйбуллин,  ветеран журналист Р.Карамовлар котлады. Татарстаннан килгән кунаклар – Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, шагыйрьнең бертуган энесе К. Миңнуллин, әдәбиятчы галим Ә. Закирҗанов, филология фәннәре докторы Л. Минһаҗева чыгыш ясады. Юбилей елында Р.Миңнуллинның «Мин сагынам сезне, авылдашлар!», «Депутат чаклар бар иде...», «Наҗар Нәҗминең сайланма әсәрләре», Хәсән Назар шигырьләренең татарчага тәрҗемә  китаплары дөнья күрде. Бүген – 1 ноябрьдә Уфа «Нур» татар дәүләт  театрында Роберт Миңнуллинның  иҗат кичәсе узачак.
«Башинформ» мәгълүматына нигезләнеп. Фото: bashinform.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев