Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Роберт Миңнуллин "Инстаграм шигырьләре" дигән китап бастырырга уйлый

Татарстанның халык шагыйре, соңгы арада блогер буларак танылып килүче Роберт Миңнуллин киләсе елга үзенең 70 яшьлек юбилеен каршылый.

Шул уңайдан ул, үзенә һәм укучыларына бүләк ясап, “Инстаграм шигырьләре” дигән өр-яңа китабын бастырып чыгарырга уйлый. Искәртеп үтик, Роберт Миңнуллин “Инстаграм”га теркәлеп, дүрт ай эчендә 5000 язылучы җыйды. Бүген аңа язылучылар саны 7000нән артып китә. Шагыйрь “үз бите”нә көн саен ким дигәндә бер шигырен куеп бара. Бүген аның “бите”ндә 100гә якын шигырь бар. “Шагыйрь планнар белән яши алмый инде ул, ул күңел белән яши. Ә план дисәк, киләсе ел минем өчен җитди ел, юбилей елы. Карт шагыйрьнең 70е туларга тиеш Алла боерса. 70кә чыксам да, яшь булып кыланам. Юбилей форсатыннан, “Инстаграм”га куеп барган шигырьләремне җыеп, бер китап чыгарасым килә. Әле вакыт бар, җитешермен дип уйлыйм, – диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.  - Моннан тыш, тагын берничә төрле форматта җыентыклар әзерләп ятам. Роберт Миңнуллин теге яки бу күренешкә карата шигырь язып, шундук “үз бите”нә элеп куя. “Кайвакытта “Инстаграм”га элегрәк язылган шигырьләремне дә кертәм. Шулай да күбесе табадан яңа гына төшкән. Җәмгыятьтәге бер күренешкә, хис-тойгыга бәйле рәвештә тиз арада күңелдә шигырь туа. Менә кичә Мулланур Вахитовның һәйкәлен күчерәләр дигән хәбәр укыдым. Мин 2009 елда шул турыда шигырь язган идем, кичә аны “үз битем”ә бирдем. Ул һәйкәл бит ул урынга кире кайтмачак. Тел дибез, татарның теленә генә түгел, үзенә дә, һәйкәленә дә урын юк, нишләтәсең? Сара Садыйковага һәйкәл юк, адәм көлкесе. Рөстәм Яхинга куйдылар инде. Башкорт композиторы Заһир Исмәгыйлевка куелган һәйкәлне күреп, фотога төшереп кайттым. “Инстаграм”га икесен бергә бирдем. Исмәгыйлев курай тотып, горур рәвештә утыра. Безнең Яхин мескен кыяфәттә, куркып кына. Менә мин шундый хәлләрне дә шагыйрь буларак җиткереп барырга тырышам”, – ди Роберт Миңнуллин. Ул шулай ук халыкка ни кирәген һаман өйрәнүен дә белдерде. “Әлбәттә, укучыларны аңлау кыен. Җитди әйберләр куеп карыйм, бик күп фикер җыелмый. Кар көрәгән, утын кискән фотоларым “лайк”ларны да, комментарийларны да хәйран җыя. Хатынымның бәлешен куйган идем, 25 меңнән артык “лайк” җыйды, шулай итеп минем бөтен шигырь-сурәтләремне бәреп екты”, – ди халык шагыйре.
Чулпан Шакирова, Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев