Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ркаил Зәйдулла Мәхмүд Кашгари исемендәге премиягә дәгъвалый

Язучы Ркаил Зәйдулла халыкара Мәхмүд Кашгари исемендәге премиягә лаек булган. Дөрес, әлегә татар язучылары арасында гына. Тиздән аның хикәясе төрек теленә тәрҗемә ителеп, гомумтөрки бәйгегә чыгачак. Бүген бу хакта "Идел" журналы сайты яза.

Билгеле булганча, ел башында Төркиянең «Евразиа» язучылар берлеге IV Халыкара Мәхмүд Кашгари хикәяләр бәйгесен игълан иткән иде. Әлеге бәйгедә төрки илләрдә һәм төрки халыклар күпләп яшәгән төбәкләрдә иҗат итүче әдипләр катнаша. Бәйге башта шул илләрдә, аннан гомумтөрки масштабта үткәрелә.

Ркаил Зәйдулла әлегә рәсми хәбәрләр булмавын искәрткән хәлдә дә, чыннан да татар язучылары арасында җиңеп чыгуы хакында белдергән. Әсәрләргә бәя бирүчеләр хикәяләрнең авторын белми, әсәрләр псевдоним белән тәкъдим ителә. «Шуңа да Зәйдулла исеме, дәрәҗәсе белән генә откан дигән фикер дөрес түгел», ди Ркаил абый. Конкурска ул «Кырымга китү» дигән хикәя тәкъдим иткән. Әсәр бер Себер татарының Кырымга барып хан булырга теләве турында икән. Якын араларда әлеге әсәр «Казан утлары» журналында басылырга тиеш.

Хәзер инде төбәкләрдә җиңү яулаган әсәрләрне төрек теленә тәрҗемә итеп, Анкарага җибәрәчәкләр. Шулар арасында гомумтөрки бәйге узачак. Хәтта төбәкләрдә җиңүчеләргә дә бүләкне «Евразия» язучылар берлеге бирәчәк, ди.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев