Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ризык сыйфатын ачыклар өчен киңәшләр

Интернет челтәрендә ризык сыйфатын ачыклар өчен нинди генә киңәшләр бирмиләр. Барысын да укый башласаң, баш әйләнерлек. Тик кай­берләрен уку белән күңелгә шик килә. “Казан ипподромы” рестораны хуҗабикәсе Галия Харис кызы Вәлиуллина белән кайбер киңәшләргә аңлатма бирергә булдык. Ит кисә­генә бармак белән басып карарга кирәк. Ул яңарак кына чалынган булса, кисәге нык, тыгыз була, андагы бармак эзе дә тиз юкка чыга. Ә менә берничә көн дәвамында яткан ит кисәге шәлперәйгән кебек күренә, кул белән тотканнан соң ябышкакланып тора.    Белгеч киңәше.   Итнең үзенә күрә бер исе бар. Сатып алганда ,менә шул ит исен тоя белү кирәк. Лампочка яктысында иттә перламутр ялтыравыклар күренгән кебек була. Кайберәүләр моңа шик­ләнеп карый. Бу – ит сыйфатсыз дигәнне аңлатмый. Итне сатып алганда аңа кулыгыз белән кагылып карагыз, сүле бармагыгызга ябыша икән, бу иртән яки кичтән генә суелган ит дигәнне аңлата. Ә менә берничә көн торган иттән үзгә ис килүдән тыш, аның кисәкләре кибеп киткән, төсен югалткан кебек күренәчәк.   Балык   Интернет.   Керкә (форель) балыгын алырга уйлыйсыз икән, күзенә карагыз, ул “ялтырап” торырга тиеш. Тәңкәләренә зыян килмәгән, саңаклары кызгылт кебек күренә икән, бу аның яхшы булуын белдерә. Сулы савытка салып карап та сыйфатын белергә була. Балык төпкә бата икән, димәк, ите тәмле, яхшы сакланган.   Белгеч.   Алда әйтелгәннәргә өстәп шуны әйтәсем килә: ба­лыкның туңдырылганының да, суытылганының да корсак куышлыгындагы мае ак төстә була. Саргылт төстә икән, димәк, балыкны күптән саклауга куйганнар. Моннан тыш берничә тапкыр җебетеп, туңдырган булулары да бар. Әгәр дә балыкның чис­тартылганын алырга туры килсә, тыгыз итле кисәккә, җиңелчә генә перламутр ялтыравыклар күрен­гәненә өстенлек бирегез.   Атланмай   Интернет.   Атланмайның сыйфатын тикшерү өчен, аны кайнар суга салып карарга кирәк. Эреп, су өстендә йөзеп йөри икән, димәк, чын май. Ә менә маргарин булса, өлешләргә бүленәчәк.   Белгеч.   Чыннан да спред белән майны аеруның төрле юллары бар. Сатып алганда мин аларны тәмләп карарга киңәш итәр идем. Атланмай, авызга капкач, эреп юкка чыга. Тагын бер юлы – монысын инде өйдә тикшерү кирәктер. Туңдыр­гычка куелган атланмайны кисеп карагыз. Атланмай икән, кисәк булып ватылачак, маргарин булса, уалып китәчәк. Сүз уңаеннан шуны әйтим әле: ит алганда да, май алганда да мин таныш җитештерүче­ләрдән алу ягында. Шәхси, фермер хуҗа­лык­ларында итнең менә дигәне сатыла. Үз продукциясе белән танылу аласы килгән җирле җитештерүче беркайчан да хилафлык кылырга тырышмый.   Бал    Интернет.   Балны кәгазьгә ягабыз. Әгәр дә ул җәелеп, тап барлыкка килә икән, димәк, бу балда су бар. Балга бераз гына аш серкәсе кислотасы тамызып карарга кирәк, чы­жыл­дый икән, шикләнергә ки­рәк. Чын бал суда эреп бетәргә, бернинди дә төерләр калырга тиеш түгел.   Белгеч.   Бал турында сөйләшә­без икән, монда инде төгәл генә киңәш бирү дә кыен. Чөнки күп нәрсә аның составыннан тора. Кай­берәүләр чын бал көзгә кер­гәндә утырырга тиеш, диләр. Тик кортлар нинди серкә җыя бит. Кайбер елларда бал тиз генә утырмаска мөмкин, бу аның составында фруктоза күп булуын белдерә. Моннан тыш нинди чәчәктән җыюла­рына карап, төсе дә үзгә була. Сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә­ме? Чын балны тәмләп карасак, ул тамак төбенә утыра. Иң яхшысы – балны таныш умартачыдан алу.   Йомырка    Интернет.   Йомырканы сулы савытка салып карагыз. Ул ян белән ята икән, яңа дигән сүз. Ә менә ике-өч атна сакланган йомыркалар суда башларын “күтәреп” торачак. Искеләре исә су өстенә калкып чыгачак. Йомырка сарысы сары яки кишер төсендә икән, бу йомырка искерә башлаган.   Белгеч.   Йомырканы бу рәвеш­ле тикшерү, чыннан да, иң җайлы­сы да, ышанычлысы да. Моннан тыш йомырканы селкетеп карарга да була. Сыеклыгы “тавыш” бирә икән, искерә башлаган дигән сүз. Гадәттә авылларда йомырканы шулай тикшерәләр. Сарысына кил­гәндә, авыл йомырка­сының сарысы үзгә булуын без инде беләбез. Мондый йомырканы табигый һәм яшел үлән ашаган тавыклар гына сала. Коры ризык, витамин ашаганыныкы тоныграк төстә була.   Каймак, сөт, эремчек   Интернет.   Сөт, каймакка бер­ничә тамчы йод тамызыгыз. Әгәр дә крахмал кушылган булса, зәңгәр төскә керәчәк.   Белгеч.   Сер түгел, сөт ризыкларын эшләп чыгарганда җитеште­рүчеләр төрле кушылмалар салалар. Крахмал, йод белән кушылганда, зәңгәр төскә керә. Соңгы елларда сөт ризыкларына үсемлек мае өсти башладылар. Табигыйме яки ясалмамы икәнлеген төргәгеннән укып белер­гә була. “Эремчек ризыгы” дип язылган икән, димәк, аның составы үзгәр­телгән дигән сүз. Андый эрем­чектән каймак тәме килә. Ә менә чын эремчек бераз гына коры, таралып тора, исе дә ачырак. Шунысын да әйтим: бары табигый эрем­чектән генә корт кайнатырга була. Эремчек ризыгын казанга саласың икән, кайнаганда, үсем­лек мае өскә җыела, корт төшми диярлек.    
Лилия Нурмөхәммәтова, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев