Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Ризван Хәмид драматургиягә юл күрсәткән аксакалыбыз иде" - Данил Салихов

Күренекле татар драматургы Ризван Хәмид соңгы юлга Татарстан урамындагы үз йорты алдыннан озатылды. Подъезд тирәсенә татар зыялылары - язучылар, артистлар, режиссерлар, галимнәр җыелган иде. Арада Татарстанның халык шагыйрьләре Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Чаллы театрының баш режиссеры Фаил Ибраһимов, әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов һәм башкалар бар иде. Соңгы юлга озату чарасын Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов алып барды. М.Җәлил исемендәге премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ризван Хәмид вафат булу сәбәпле туганнарының, балаларының һәм хатынының кайгысын уртаклашырга Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова да килгән иде. Ул: “Ризван Хәмидне без утыздан артык сәхнә әсәре авторы буларак беләбез, бу әсәрләр күп телләргә тәрҗемә ителеп, Россиянең күп сәхнәләрендә куелды. Талантлы драматургыбызга үз эшенә бирелгәнлек, зур җаваплылык хас иде”, - дип җылы сүзләрен әйтте. Данил Салихов Ризван Хәмидне татар драматургиясенең эталоны дип атады. “Ризван Хәмид ниндидер Югары уку йортларында укытмаса да, аның шәкертләре бик күп иде. Ул безнең драматургиягә юл күрсәткән аксакалыбыз иде”, - диде үзе дә драматург Данил Салихов. Ризван Хәмиднең шәкертләре буларак драматурглар Мансур Гыйләҗев белән Рәдиф Сәгъди үз сүзләрен әйтте. “Ул соңгы көнгә кадәр язган, - дип хәбәр итте соңгы көнгә кадәр драматург белән аралашып яшәгән Мансур Гыйләҗев үз чыгышында. - Кичә без Ркаил Зәйдулла белән аның язу өстәлендәге язуларын өйрәндек. Ул соңгы көнгә кадәр язган һәм аларда төпле фәлсәфи фикерләр укыдык. Бәлки, алар басылыр да әле”. “Ризван ага гаҗәеп юмарт, гаҗәеп тугры, гаҗәеп ихлас кеше иде. Бүгенге көндә бу сыйфатлар милләтебезгә генә түгел, җәмгыятькә дә җитешми. Без шушы сыйфатларга омтылырга тиеш. Шул чакта гына Ризван абыйның җаны тыныч булыр. Хуш, Ризван ага, без сине юксынырбыз”, - дип тәмамлады үз чыгышын Мансур Гыйләҗев һәм яшертен генә күзләрен сөртеп алды. Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй чыгышын “Җанга якына җаннар китә”, дип шагыйрьләр сүзе белән башлады һәм халыкның игътибарын мәетне соңгы юлга озатканда яңгыр явуның яхшы фал булуына юнәлтте. Хәлим Җәләй үзенең Ризван Хәмид белән 15 ел якын аралашып яшәвен әйтте. “Без Фаил Шәфигуллин, Зөлфәт, Ризван Хәмид һәм мин - дүрт дус идек. Ризван безнең арада итәгатьле, тәртипле булып, безне берләштереп торучы иде. Ул чынлап та яхшы кеше иде. Без аны искә алырга һәм аның рухына Коръән укырга тиешбез”, - диде ул. “Заһидә апа Тинчурина вафат булгач, кая барып бәрелергә белмичә йөргәндә, мин Ризванга шалтыраттым, транспорт кирәк иде, үз машинам ватык, шул вакытта Ризван көне буена үз “Жигули”ен бирде. Шундый авыр вакытларда иң беренче ярдәмгә килә торган кеше иде ул”, - дип Ризван Хәмидне сурәтләгән мисалдан башлады үз сүзен халык язучысы, күренекле драматург Рабит Батулла. “Драматург буларак, аның үзенчәлеге шунда ки, ул беркайчан да әсәрләрен “бармактан суырып” язмады. Ул холыкны табигый үсешендә бирә иде. Бу - драматурглар өчен бик кыйммәтле сыйфат. Без күбесенчә “бармактан суырып” язабыз. Мин дә шул хисаптан унсигез пьесаны “бармактан суырып яздым да”, куйдыргаладым инде, - дип үзенчәлекле шаяруын да өстәп дәвам итте ул. – Ә Ризван үз язганнарына беркайчан да хилафлык кертмәде. Без кайчак узар әле, артистлар коткарырлар әле, дибез. Менә Ризванның классиклык дәрәҗәсендәге үзенчәлеге шунда иде. Ризванның пьесаларына тел-теш тидереп булмый. Ул нинди генә сюжеттан да пьеса ясый ала иде. Ниндидер пьесага финал таба алмаганда, Ризванга шалтыратып сорасаң – әйтә иде. Менә шундый юмарт холыклы кеше иде ул”. Күренекле драматург Ризван Хәмид Казан шәһәренең Киндерле зиратына җирләнде.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев