Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Риваять" ансамбле халык авыз иҗатын яктырткан беренче аудиоҗыентыгын тәкъдим итте (ФОТО)

“Риваять” төрки этника һәм һөнәрчелек ансамбле табын арты бәйрәмнәрен милли уеннар, халык авыз иҗаты һәм йолалары белән бик күңелле итеп үткәрү буенча осталык дәресе күрсәтте. “Риваять” төрки этника һәм һөнәрчелек ансамбле үзенең халык авыз иҗатын яктырткан беренче аудиоҗыентыгын Казан тамашачысына күңел ачу комплексларының берсендә тәкъдим итте. Искәртеп үтәбез, аудиоҗыентык Руслан Габитовның “Тәртип” радиосында алып барган радиотапшыруы аудиоязмаларыннан тупланган. Аудиоҗыентык “Риваятьләр, авыллар тарихы, имеш-мимешләр, мифологик хикәятләр” дип атала. Тамашачы аудиокитапны тәкъдим итү кичәсеннән милли ризыклар белән генә түгел, халык авыз иҗатыннан, мифологик хикәят, риваять, төрле борынгы имеш-мимешләр белән дә сыйланып кайтып китте. Өч сәгатьлек программага театральләштерелгән легенда, риваять, мифлар; җыр-бию, уен такмаклары, халык уен коралларында башкарылган халык көйләре һәм интерактив уеннар кертелгән иде. Кичәдә “Тәртип” радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева, “Болгар” радиосы алып баручысы Илфак Хафизов, Тинчурин театры артисты Гөлназ Нәүмәтова катнашты. Ансамбль артисты Ильмир Ямалов һәм кичәнең кунагы Илнур Коләхмәтов халык уен коралларының чын яңгырашын бирә алдылар. “Риваять” төрки халыклар этникасы һәм һөнәрчелек ансамбленең сәнгать җитәкчесе – халыкара конкурслар лауреаты Руслан Габитов. Ул 2011 елга кадәр “Сорнай” ансамблендә эшләгән. Алга таба үз коллективын булдырып, фольклор юнәлешендә эшләргә карар иткән. “Һәр ансамбльгә иң авыры – үз йөзен табу. Без инде юнәлешебезне билгеләдек. Борынгы музыка уен кораллары, борынгы йолалар заманча мөмкинлекләр белән бәйләнә, - ди Руслан Габитов. - Алга таба Казанда фольклор юнәлешендә эшли торган коллективлар күбрәк булсын иде”. Аудиоальбомны тәкъдим итү кичәсенә кунак булып Татарстан традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры, филология фәннәре кандидаты, фольклорчы галимә Фәнзилә Җәүһәрова, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты вәкиле, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова кунак булып килгән иде. Шәмсия Җиһангирова коллектив артистларына Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды. Руслан Габитов алга таба мондый кичәләрнең традициягә керәчәген, мәсәлән, музыка уен кораллары кичәсе дә уздырылачагын вәгъдә итте. Аудиоҗыентыклар да алга таба чыгачак. Мәгълүмат өчен. Руслан Габитов җитәкләгән “Риваять” фольклор ансамбле буларак 2011 елда оешкан. Хәзер ул “Риваять” төрки этника һәм һөнәрчелек ансамбле дип атала. Музыкаль төркем Казан дәүләт консерваториясен һәм Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган профессиональ музыкантлардан тора. Барысы да төрле уен коралларында уйный, җырлый һәм бии.
Рузилә Мөхәммәтова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев